Югары Чыршылы авыл җирлегенең гражданнар җыелышы

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Буген Югары Чыршылы авыл җирлегенең гражданнар җыелышы узды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Нөркәй агрофирмасы " ҖЧҖ вәкиле Розумбәтов Рөстәм Канҗа улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Роза Гилева  2025 елдагы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. «Нөркәй» агрофирмасының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгакларны Рөстәм Розумбәтов  сөйләде. Полиция участок уполномоченные Хәсәнов Лаззат Даһир улының бер ел эчендә башкарылган эшләре һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүматлары тыңланды.  Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.

Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International