Иске Минзәләбаш авыл җирлегенең гражданнар җыелышы

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

27 январь көнне Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә халык җыелышы булды.  Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары  Гәрәева Гүзәл Рифкатовна,    "Минзәләбаш" җитештерү комплексы идарәчесе   Гәрәев Раушан Фәрит улы,  районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.  Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов узган елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында  чыгыш ясады . «Җәлил» агрофирмасының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгакларны Раушан Гәрәев сөйләде.  Бер ел эчендә башкарылган эшләр һәм районда криминоген вәзгыять турында полиция участок уполномоченные Сафин Рамис Расих улы,  Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Гарипов Рөстэм Габделхай улы, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Големов Нияз Илгиз улы  чыгышлары тыңланды.

  2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән Сарман муниципаль районы Башлыгы  урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна  чыгыш ясады.  Чыгышлардан соң  җирлек гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.  Авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Почет грамотасы һәм  Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International