Җәлил поселок китапханәсендә Холокост корбаннарын искә алу көненә багышлап «Истә тотарга... һәм беркайчан да онытмаска!» дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Чарада Җәлил беренче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәчеләр укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырдылар, фашистларның яһүд халкына һәм бөтен кешелеккә каршы күп санлы җинаятьләре, Освенцим лагереның тарихы турында сөйләделәр. Укучылар яһүд кызы Анна Франк, шулай ук яһүдләрне фашист оккупациясеннән коткарган совет хәрбие, политрук, Белоруссиядәге «Үч алу» отряды партизаны Николай Киселев тарихын белделәр.
Чара «Холокост. Буыннар хәтере» презентациясе слайдларын карау белән үрелеп барды. Холокост корбаннарына багышланган шигырьләр дә яңгырады. Очрашу азагында алар һәлак булганнарның истәлеген сакларга өндәп шәмнәр кабыздылар һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Очрашу «Список Киселева» документаль фильмын карау белән тәмамланды.
Чара тарихи хәтерне саклау, һәр кеше тормышына хөрмәт белән карау, нәфрәт һәм көчләү күренешләренә юл куймау мөһимлеген искә төшерде.