Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сәид хәзрәтне шушы истәлекле көн белән котлады.
Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин юбилярга Сарман районында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, милләтебезнең рухи-әхлакый традицияләрен үстерүгә, исламның борынгы кыйммәтләрен саклауга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм чын күңелдән нык сәламәтлек, өйдә муллык, бөтен дөньяда иминлек теләде.