Бүген Олы Нөркәй авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Нөркәй" агрофирмасы " ҖЧҖ вәкиле Шәйхеразиев Хәлил Шәйхелислам улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Сабитов Әсхәт Нәҗхәт улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. «Нөркәй» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар Шәйхеразиев Хәлил Шәйхелислам улы. Участок уполномоченные полициисафин Рәмис Расих улының бер ел эчендә башкарылган эшләре һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүматлары тыңланды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.