Саклаубаш авыл җирлегендә отчет җыелышы

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Саклаубаш авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Туган як" агрофирмасы ҖЧҖ вәкиле Җиһангиров Раил Наил улы,Сарман муниципаль районының участок уполномоченные, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Габидуллина Лилия Мансур кызы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. «Туган як» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады Җиһангиров Раил Наил улы.Полициянең участок уполномоченные, ел дәвамында башкарылган эшләр һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүмат тыңланды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International