Бүген Янурыс авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Җыелышта Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы, полициянең участок уполномоченные Лаззат Таһир улы Хәсәнов, участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.Алар 2025 елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында таныштырдылар.
Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Янурыс мәдәният йорты фойесында ярминкә, күргәзмә,чәй өстәлләре оештырылды.