Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Россия фәне көне белән котлавы

2026 елның 8 феврале, якшәмбе

Ел саен 8 февральдә Россия фәнни җәмәгатьчелеге үзенең һөнәри бәйрәмен — 1999 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә.

Ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, фәнгә хезмәт иткән һәм хезмәт итүчеләрнең барысын да котлыйм.
 
Бүген дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан фәнгә ихтыяҗ зур! Сезнең фәнни-методик эшләнмәләрегез илнең абруен торгызуга ярдәм итә һәм аның дөньяда конкурентлыкка сәләтлелегенә зур өлеш кертә!
 
Фәндә алга таба да уңышлар, яңа ачышлар һәм уйлап табулар, идеяләрегезне гамәлгә кертүне телим! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International