Татарстан Республикасы Дәүләт гербы Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Гербның авторлары – филология фәннәре докторы Назым Ханзафаров һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов. Дәүләт өчен генә түгел, ә аның аерым төбәкләре өчен дә уникаль геральдик системаның әһәмиятен, шулай ук аның элементлары өчен ел саен истәлекле даталар үткәрүнең мөһимлеген бәяләү авыр.
Геральдика – ул һәрвакыт кешеләрнең, халыкның тарихи хәтеренә мөрәҗәгать итү, бу милләтләрне һәркемгә аңлаешлы һәм бердәм образлар тирәсендә берләштерә торган нәрсә. Һәр халыкның үз символы бар, алар төрле булырга мөмкин, нинди дә булса образларны гәүдәләндерә ала. Без Россия Федерациясенең дәүләт символикасы белән беррәттән, илнең субъектларының үз символикасы булуына шатбыз, ул аерым алынган төбәкнең зур тарихи юлын, шулай ук анда яшәүче халыкларны чагылдыра. Мондый патриотик башлангыч Ватанга мәхәббәт кенә түгел, ә аның тарихына катнашы булган үзен аңлауда, үзен Россия гражданы, шулай ук аның билгеле бер өлешендә – Татарстан Республикасында яшәүче итеп аңлауда мөһим роль уйный.