Бүген район мәдәният йортында «Эхо веков» – «Без тарихта эзлебез» республика гаиләләре фестиваленең муниципаль туры үткәрелде. Анда районның ике нәселе чыгыш ясады. Гаиләләр иң элек үзләренең гаилә ядкарьләре, традицияләре турында сөйләделәр, буыннан-буынга күчеп килүче милли табын әзерләүгә, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның эшләрен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларыннан фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге начальнигы Айсылу Галиева җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Аның составына шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләре Эльвира Шәрәфетдинова, Виктория Корлякова, Илбар Әхмәтшин да керделәр. Икенче өлештә чарада катнашучылар сәхнә осталыкларын күрсәттеләр, гаиләнең мәдәнияте белән таныштырдылар. Гаиләләрне һәм чара кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Нәтиҗәдә зона турында район данын яклау ышанычын Яңа Әхмәт авылыннан Вәлиевлар нәселе яулады. Икенче урынны Яңа Имәннән Нәгыймуллиннар алды. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлек бүләкләренә һәм оештыручыларның Рәхмәт хатына лаек булдылар.