Сарманда күршелек бәйрәме узды

2026 елның 6 феврале, җомга

Бүген Сарман авылының Сельхозтехника урамындагы 27, 28, 29, 31 нче йортлар территориясендә «Күрше-фест» кышкы фестивале кысаларында ишегалды бәйрәме узды. Бәйрәмдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде. Кунаклар өчен күңелле конкурслар оештырылды, җырлар яңгырады. «Беренчеләр хәрәкәте» ндә катнашучылар флешмоб оештырды. "Сарман таңнары"әдәби берләшмәсе әгъзалары да чакырылган иде. Теләүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International