Бу чара Бөтенроссия «Һәркем өчен фән» акциясе кысаларында уздырылды (улай 8 февраль – Россия фәне көненә багышланган) һәм фәне дәреслектә түгел, ә гамәлдә күрергә теләүче мәктәп укучыларын һәм педагогларны берләштерде 📚➡️💥
Ни булды?
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдерахманова Эльмира Шаүкәт кызы инициативасы белән, химия укытучысы Шаяхмәтова Римә Мөбарәк кызы һәм мәктәбебезнең «Беренчеләр» хәрәкәте әгъзалары мәктәп укучылары өчен гади тәҗрибәләр күрсәтү оештырдылар. Бу тәҗрибәләр безнең тормыштагы көндәлек күренешләрне аңлаталар.