Бүген Мортыштамак авылы янындагы Мор буасында Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы кышкы картинг буенча Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына ачык ярышлар узды. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан 140ка якын спортчы катнашты. Җиңүчеләрне Кубоклар, Дипломнар һәм медальләр белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бүләкләде. Бүләкләү тантанасында катнашкан Андрей Олегович Каргинов – Россия автоузышчысы, Россиянең Атказанган спорт мастеры, «Дакар раллие» һәм «Шәк юлы» раллие җиңүчесе, «КАМАЗ-мастер»командасы катнашучысы.