Бүген Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар ярдәм партиясе — 20 тонна су җибәрелде. Бу «Петровский Завод» ҖЧҖ директоры Константин Брусованский ярдәме белән мөмкин булды. Эчә торган су медицина учреждениесенә тапшырылачак. Әлеге территорияләрдә су белән тәэмин итү төп ихтыяҗларның берсе булып кала бирә.