6-9 февраль көннәрендә 3-8 сыйныф укучылары арасында ОБиЗР буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 4 укучы катнашты. Олимпиада йомгаклары буенча Җәлил №2 урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Мамедова Ясминә (укытучысы Бариева Фәнүсә Фоат кызы), Җәлил гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Мөхлиева Лиана (укытучысы Кәримова Зөлфия Франысовна), Сарман урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинова Камилә (укытучысы Гаделшин Илгизәр Равил улы) призерлар булдылар. Молодцы! Котлыйбыз!