Мәгариф учреждениеләре педагог-остазларының нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм тарату, яшь белгечләрдә уңай һөнәри мотивация тудыру максатларында "Яшь педагог+остаз"республика конкурсы узды. Конкурста Сарман районыннан яшь педагог Мөхлисуллина Г. А. һәм аның остазы Ханнанова Г. З., 1 нче Җәлил урта мәктәбеннән яшь педагог Гимаева А. И., остазы Шакирова Э. Ш. Педагогик парлар бергәләп мастер-класс үткәрделәр, анда педагог-остаз яшь педагог белән эшләүнең методик алымнарын күрсәтте, ә ул үз чиратында алган белемнәрен шәхси һәм һөнәри үсеш өчен куллануны күрсәтте. Жюри карары буенча Сарман урта мәктәбенең остазлар пары республика конкурсында җиңүче дип табылды, Җәлил №1 мәктәбенең пары 3 урынны яулады.