2026 елның 7 февралендә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләнә. Бәйрәм 1992 елның 7 февралендә ТР Югары Шурасы тарафыннан канатлы барс сурәтләнгән гербны раслау турында Карар кабул итү хөрмәтенә билгеләнгән. Безнең төбәк символикасы тирән тарихка ия һәм татар халкының мәдәни мирасын чагылдыра. Флаг һәм герб республиканың бердәмлеген, тынычлыгын һәм чәчәк атуын символлаштыра. Без тарихыбыз һәм традицияләребез белән горурланабыз, аларны киләчәк буыннар өчен саклыйбыз. Балалар өчен әлеге вакыйгага багышланган мавыктыргыч чаралар оештырылды. Балалар Татарстан символикасы турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, интеллектуаль конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Тәрбиячеләр тематик дәресләр үткәрделәр, балаларга флаг һәм гербның әһәмияте турында сөйләделәр.