СВО ветераны Наил Разяпов белән очрашу

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якташыбыз, СВО ветераны Наил Нияз улы Разяпов белән очрашты. Язмыш аңа күп сынаулар китерде, ләкин чын геройга хас ныклык һәм батырлык аңа барлык авырлыкларны да намус белән җиңәргә ярдәм итте. Аның хезмәт турындагы сөйләгәннәре беркемне дә битараф калдырмаячак. Башыннан кичкәннәргә карамастан, Наил тормыш сөючәнлеген һәм оптимизмын саклап калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International