10 нчы февральдә Россиядә ел саен Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйрь истәлегенә багышланган тематик көн узды. Балалар рәхәтләнеп шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр тыңладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, иллюстрацияләр буядылар. Бөек шагыйрь иҗатына кызыксыну уятып, педагоглар балаларда матурлык хисе, матур әдәбиятка, рус теленә, Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.