"Алёнушка" балалар бакчасы тәрбиячесе район данын яклап "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә катнашты

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

10 нчы февральдә 1нче санлы «Каенкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе — 2026» республика конкурсының зона этабы узды. Сарман районы данын яклап «Алёнушка» балалар бакчасы тәрбиячесе — Сәлимгәрәева Эльмира Фоат кызы чыгыш ясады. Конкурс программасы үз эченә өч сынауны алды, аларда Эльмира Фоат кызы үзенең педагогик осталыгын тулысынча күрсәтте: балалар белән кызыклы белем бирү шөгыле үткәрде,  эшчәнлегенә үзанализ тәкъдим итте, әти-әниләр өчен файдалы чара оештырды. Без Эльмира Фоат кызының уңышлары белән горурланабыз һәм аңа иҗади үсеш һәм алга таба һөнәри җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International