Бүген Сарманда «Старт» чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында ГТО нормативлары белән «Татарстан чаңгы юлы»массакүләм йөгереше узды. Ярышларда катнашучылар төрле яшь категорияләренә бүленгән, шулай ук «Өченче яшь» йөгереше дә булган. Йөгерүләр катгый рәвештә ГТО нормативлары нигезендә оештырылды. Тантаналы ачылышта Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, «Старт» спорт мәктәбе директоры Илнар Хәбибуллин катнашты. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Чаңгы юлында иң тәҗрибәле һәм иң яшь катнашучыларга «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе призлары тапшырылды.