"Алёнушка" балалар бакчасында герой- шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе узды

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Бакчабызда халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан искиткеч күркәм һәм эчтәлекле искә алу кичәсе үткәрелде. Чара барышында тәрбияләнүчеләребез шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштылар: Муса Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләрен сәхнәләштерделәр, аның үлемсез шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә аеруча җанлы үтте, чөнки ул татар халык уеннары белән үрелеп барды. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм каһарманлыгы турындагы мәгълүматлар балалар күңелендә соклану хисләре уятты. Тәрбияләнүчеләребез бистәбезнең Муса Җәлил исемен йөртүе үзе бер горурлык икәнен дә аңладылар.Бу чараны югары дәрәҗәдә, чын осталык белән оештырган тәрбиячеләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Сез балалар күңеленә матурлык һәм туган телгә мәхәббәт орлыклары чәчәсез. Мондый педагоглар булганда, безнең бөек әдипләребезнең исеме мәңге онытылмас, ә аларның иҗаты буыннардан-буыннарга кадерле мирас булып күчәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International