Беренче җиңү, беренче җитди китап һәм беренче чын мәктәп бәйрәме-бүген 1 нче Б беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе З.Ф. Кәримова белән «Әлифба» белән хушлаштылар. Бәйрәм барышында укучылар командаларга бүленеп, аларның һәркайсы филворд, кроссворд, математика турниры, спираль буенча текстлар уку кебек станцияләр буенча биремнәр башкарды. Барлык этаплар да логика, игътибар һәм аңлы уку күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Чараның икенче өлешендә балалар иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар: Әлифбага һәм мәктәпкә багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада узды, коллективның берләшүенә һәм киләчәктә укуга этәргеч бирде.