Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе

2026 елның 13 феврале, җомга

Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Без-Җәлил оныклары” дигән әдәби - музыкаль чара узды. Әлеге чараның максаты балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр,  “Карак песи” , "Себерке " әкиятенә театральлләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын – үз тормышларын геройларча бирүчеләрне, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International