2026 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, аның исеме батырлык, Ватанга тугрылык һәм талант символы буларак тарихка мәңгегә кереп калды. Безнең балалар бакчасы бу юбилейны күренекле шагыйрь истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль чара белән билгеләп үтте. Чараның максаты балаларны М.Җәлил әсәрләре белән таныштыру, аның биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләү һәм балаларга Татарстанның милли мәдәниятен хөрмәт итү һәм үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләү иде.