Вәлиәхмәтов Рафат Ярулла улына 90 яшь

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

Әлеге вакыйга уңаеннан аны тантаналы көн белән котларга Советның оештыру эшләре бүлеге начальнигы Д.Ф. Абрарова һәм «Җәлилнефть» нефть-газ табу идарәсенең территориаль ветераннар советы рәисе Р. А. Харисов килде. Кунаклар Рафат Ярулла улына ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек, туганнары һәм якыннарының хөрмәте белән җылынып, шатлыклы көннәр теләделәр. Шулай ук рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Туганнары һәм якыннары юбилярны ярату һәм игътибар белән чолгап алдылар.

Чын күңелдән аңа ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык һәм яраткан гаиләсе белән бергә озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International