Муса Җәлил исеме һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. 13 нче февральдә "Җәлил гимназиясе" ндә Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган "Батыр геройга дан" исемле районкүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Анда районыбызның төрле мәктәпләреннән 37 укучы катнашты. Балаларның бәйгегә бик зур әзерлек, җаваплылык белән килүе һәр чыгышта сизелеп торды. Аларны әзерләгән туган( татар) тел һәм әдәбият укытучыларына, әти- әниләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Туган илебезне ярату, дошманга нәфрәт хисе белән сугарылган Җәлил иҗатын өйрәнү дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.