Җәлил поселыгында каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

2026 елның 14 феврале, шимбә

15 февраль - бөек татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен хөрмәт итүчеләр өчен үзенчәлекле көн. Аның тууына 120 ел тулу уңаеннан, 13 февраль көнне"Җәлилнефть" НГДУ мәйданында митинг узды.
 Каһарман- шагыйрь һәйкәле янында тантаналы сак куелды. Чарада район һәм поселок җитәкчелеге, нефтьчеләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.
  Митингта катнашучылар каршында  Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәсович һәм "Җәлил бистәсе" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфыйк Азгамович чыгыш ясадылар. Алар Муса Җәлилнең батырлыклары истәлеген саклап калу мөһимлеген, шулай ук  аның батырлыгы үлемсез "Моабит дәфтәрләрендә" генә түгел, ә безнең бистәнең үзендә дә мәңгеләштерелгән булуын ассызыкладылар.

Митингта катнашучылар Муса Җәлилнең үлемсез батырлыгын хөрмәт итеп,.бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International