Сарманда сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

2026 елның 14 феврале, шимбә

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тула. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан бүген районның үзәк ял паркында тантаналы чара узды. Анда катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гаджи улы Гасанов котладылар. Аларның сүзләренә райондагы әфганчылар берләшмәсе җитәкчесе Багзар Әхтәм улы Фазлыев та кушылды һәм сугышчы-интернационалистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. «Сугышчан туганлык»оешмасы бүлекчәләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Әфганстандагы сугыш ветераннары районда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен генератор сатып алганнар. Моның өчен аларга гуманитар ярдәм җыю һәм китерү буенча иң актив волонтерларның берсе – Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәрит улы Гәрәев чын күңелдән рәхмәт белдерде. Бер минут тынлыктан соң һәлак булган сугышчылар истәлегенә мемориалга чәчәкләр һәм веноклар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International