Татар халкының бөек улы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, күренекле якташыбыз, Сарман районының Мактаулы гражданины Илһам Шакировның туган көне

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

Бүген татар халкының бөек улы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, күренекле якташыбыз, Сарман районының Мактаулы гражданины, татар халкының рухи чагылышына әверелгән Илһам ага тууына 91 ел. Ул татар җыр сәнгатенең тулы бер чорын гәүдәләндергән, гасырлар буена туган бөек халык җырчысы иде. Илһам агайның халыкның рухи идеалларын күңеленнән кабул итеп, үз йөрәге аша үткәргән җырлары халык күңеле өчен элексир булды. Шуңа күрә халык аны хөрмәт иткән һәм яраткан. Илһам ага җырларында үскән буын-бәхетле буын. Бөек артистның музыкаль иҗатының Сарман төбәгеннән башлануы бездә аеруча горурлык уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International