"Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрелде. Балалар белән әңгәмә барышында башлангыч сыйныф укытучылары һәм авыл китапханәчесе Г.М.Әхәтова компьютер һәм аның состав өлешләре: монитор, процессор, тычкан һәм клавиатура төшенчәсендә Интернет нәрсә икәнлеге турындагы белемнәрне ачыкладылар. Балалар бик теләп әңгәмә кордылар һәм өйләрендә интернеттан ничек файдаланулары турында кызыксынып сөйләделәр. Башлангыч сыйныф укучыларына интернетның ни өчен куркыныч булуы, анда нинди куркынычлар очравы, алардан ничек качу, ни өчен ата-аналар белән интернетка керү мөһим булуы һ. б. аңлаттылар.