2026 елның 15 февралендә исеме батырлык, Ватанга тугрылык һәм шигъри сүз көче символына әверелгән татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бу көн уңаеннан безнең мәктәптә, 14 февраль көнне «Хәтер көне»үткәрелде. Аның кешелеклелек һәм батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер генә буын да тәрбияләнмәгән. Муса Җәлилнең югары идеаллар белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы поэзиясе миллионлаган йөрәкләргә юл тапты.