Китап бүләк итү көне алдыннан безнең мәктәптә «Мәхәббәт белән китап бүләк итегез» акциясе узды. 2012 нче елның 14 нче февраленнән иң яшь бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Халыкара китап бүләк итү көненең төп идеясе-китапның элеккечә иң яхшы бүләк булуын һәм хәтта технологияләр гасырында да үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтү. Укытучылар һәм укучылар мәктәп китапханәсенә бүләккә китаплар алып килделәр һәм китап фондын матур әдәбият белән тулыландырдылар. Бер — берегезгә китаплар бүләк итегез, яраткан әсәрләрегез белән уртаклашыгыз, үзегез өчен яңа авторлар ачыгыз һәм китапның кешегә ясап була торган иң яхшы бүләк икәнен истә тотыгыз.