14 нче февраль көнне "Җәлил гимназиясе"нең 3 нче А сыйныфы укучылары өчен тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева Пенза өлкәсенә сәяхәт оештырды. Һәркем үзен чын халык остасы — матурлыкны саклаучы итеп хис итә алды. Пенза керамикасы-ул халыкның, аның гореф-гадәтләренең һәм осталыгының тулы бер тарихы. Сәяхәт безгә якты хисләр һәм яңа иҗади казанышларга илһам бүләк итте.