Бүген Сарман районының Җәлил бистәсендә махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәр Садриев Ринат Раушанович белән хушлаштылар.
Якыннарын югалту кайгысын Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.А. Вәлиев, поселок җитәкчесе Р.А. Кәримов уртаклашты. Аларның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Хәсәнов та кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Туганнарыбызга һәм якыннарыбызга чын күңелдән кайгы уртаклашабыз.
Геройга мәңгелек хәтер.