Бүген V чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының V утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазыйм улы Салихов, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рияз Фоат улы Комаров, Ринат Рафаэль улы Фазылов, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мәсхүд улы Хәсәнов катнашты. Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Сарман муниципаль районының 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында» доклад белән чыгыш ясады. Фикер алышуларда "Татнефть-Добыча" уртак предприятиесенең "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Рәфис Рәис улы Ишмурзин, Сарман муниципаль районы Советы депутаты, Петровка-Завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Ревович Нуретдинов, Сарман муниципаль районы Советы депутаты, "Агрокөчләр" АҖенең "Вахитов" җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхелислам улы Шәйхеразиев, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәет хәзрәт, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов таныштырды. Утырыш азагында дәүләт бүләкләре һәм бүләкләүләр тапшырылды.