Бүген Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә традицион атналык линейка узды, ул Дәүләт флагы күтәрүдән һәм Россия һәм Татарстан Республикасы Гимнын башкарудан башланды.
Бу традиция дәүләт символларына һәм милли мәдәнияткә ихтирамны гәүдәләндерә, шулай ук укучыларда патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы хисе формалаштыра. Атналык линейка-ул формальлек кенә түгел, ә команда рухын саклап калырга һәм барлык мәктәп яңалыкларыннан хәбәрдар булырга ярдәм итә торган мөһим традиция! Тантаналы шартларда узган атнага йомгак ясалды һәм алдагы атнага планнар билгеләнде. Линейкадан соң барлык сыйныфларда «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»циклының чираттагы дәресе узды.