Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2А сыйныфы укучылары үзләрен Инглиз театры актерлары ролендә сынап карадылар.
Алар спектакльне Инглиз теле укытучылары җитәкчелегендә сәхнәләштерделәр. Балалар фразаларны ятладылар, дөрес интонациягә өйрәнделәр һәм сәхнәдә үз-үзләрен тота белүләрен күрсәттеләр. Бу спектакль чит телне өйрәнү мавыктыргыч һәм файдалы була алуына тагын бер дәлил булды! Чара Инглиз теле атналыгы кысаларында узды.