Физик культурага кызыксынуны үстерү һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыру — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүнең өстенлекле бурычы булып тора. Нәкъ менә шушы девиз астында “Алёнушка” балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвеше көне узды. 2 нче Җәлил урта мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары оештырган «Күңелле стартлар» бу көннең иң якты һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булды. Ярышлар программасы сәламәтлекне ныгытуга, координацияне үстерүгә һәм команда күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар бик яхшы физик әзерлек, ихтыяр көче һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр, бик күп уңай эмоцияләр һәм көчле энергия алдылар. Мондый тематик көннәр уздыру һәм мәктәп белән актив хезмәттәшлек итү дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга гына түгел, балаларда спортка һәм балачактан ук актив яшәү рәвешенә мәхәббәтнең ныклы нигезен салырга да ярдәм итә.