2026 елның 17-19 февралендә рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 8 укучы катнашты. Олимпиада йомгаклары буенча Сарман гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Рафикова Рамилә (укытучысы Хәйруллина Эльза Илдар кызы), Сарман урта мәктәбенең укучылары Хөсәенова Язгуль (7 сыйныф) һәм Урматова Медея (11 сыйныф) призерлар булдылар.Аларны Хөсәинова Венера Рафиз кызы әзерләде. Әфәрин! Котлыйбыз!