Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым-төшем юк. Иртән дә, көндез дә бераз кар, урыны белән буран. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-15, аязганда -17..-22˚. Көндез максималь температура -4..-7˚. Юлларда бозлавык, көндез урыны белән кар көртләре барлыкка килә.