Коллектив, ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр бер зур изге эшкә берләштеләр! Барлык яшь төркемнәре дә актив катнашты. Балалар күчтәнәчләр генә алып килмәделәр, тәрбиячеләр белән посылкалар җыйдылар. Безнең зур булмаган игътибар билгеләре яклаучыларның кәефен күтәрер һәм аларга туган йортларын искә төшерер дип өметләнәбез. Барыгызга да катнашуыгыз һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт!