Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм узды.Балалар һәм ата-аналар җитезлек, төгәллек һәм көч, тизлек һәм зирәклек күрсәттеләр. Барлык гаиләләр дә грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Мондый спорт ярышларында әти-әниләрнең актив катнашуына без бик шат.