Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды. Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Хөсәенова Венера Рафиз кызы, тәрбия буенча директор урынбасары Салихов Фәрит Әлфис улы һәм Яшь армияче Җәләев белән берлектә оештырган «Хәтер Утын саклаучылар» күргәзмәсе бөтен ил өчен мөһим вакыйга булды. Тарихи хакыйкатьне саклау һәм геройлар турындагы истәлекне тапшыру — безнең буынның төп бурычы, һәм без мәктәп күргәзмәсенең бәйрәм кунакларының йөрәкләрендә яңгыравына шатбыз.