«Алтын туй» тормышта бер генә тапкыр

2026 елның 21 феврале, шимбә

Җәлил поселогында Фәттаховлар гаиләсен котлау тантанасы булды. Илшат Сәгъди улы һәм Гаҗилә Кәрам кызы истәлекле датаны — бергә яшәүләренең 50 еллыгын, алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Ярты гасыр мәхәббәт һәм татулыкта яшәү-бу ир белән хатынның шәхси бәхете генә түгел, ә гаилә кыйммәтләрен саклауга да зур өлеш кертү. Аларның гаилә союзы Җәлил поселогында үрнәк булып санала, яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып тора.

Бу истәлекле көндә юбилярларны Советының оештыру эше бүлеге начальнигы Абрарова Д.Ф.һәм ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Исмәгыйлова Р.Р. котладылар. Кунаклар Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, шәһәр тибындагы Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. котлау сүзләрен җиткерделәр.

Илшат Сәгъди улы һәм Гаҗилә Кәрам кызы Фәттаховларга ныклы сәламәтлек, иминлек, туганнары һәм якыннары янәшәсендә озын гомер телибез. Сезнең өегездә һәрвакыт тынычлык һәм үзара аңлашу булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International