Бүген Сарман муниципаль районында «Илһам чишмәсе» төбәкара җыр конкурсы уза, анда конкурсантлар үз талантларын күрсәтәчәкләр. Әлеге чара Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салудан башланды, анда Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты.