Бүген районыбызда якташыбыз, бөек җырчы, Сарман районының Мактаулы гражданины, Татарстанның, Россия Федерациясенең халык артисты, күп кенә исемнәр һәм премияләр лауреаты Илһам Шакировның тууына 91 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырылды. Алар район мәдәният йортында «Илһам чишмәсе» VI төбәкара җыр конкурсының йомгаклау концерты белән тәмамланды. Катнашучыларны һәм тамашачыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләде, якташы иҗатына битараф булмаганнарга рәхмәт белдерде. Кичә барышында «Илһам чишмәсе» VI төбәкара җыр конкурсы, «Илһам бирүче Илһам» республика эссе конкурсы, «Илһам нуры» яшь рәссамнар конкурсы һәм Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча анимацион роликлар конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Гран-прины Казан катнашучысы Залина Шакирова яулады. Чараларны оештыручыларга армый-талмый хезмәт итүләре һәм Илһам Шакиров мирасын сакларга һәм арттырырга омтылулары өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый конкурслар һәм фестивальләр уздыру бөек артистка хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә аның иҗаты белән рухландырылган яшь талантларга ярдәм итүдә мөһим адым да булып тора.