Ватанны саклаучылар көне алдыннан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламәтлеге буенча хастаханәдә яткан сугыш ветераны Габделәхәт Гыйльфанетдин улы Исмәгыйлов янына барып килде. Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ветеран белән шәхсән аралашты, аның хәле һәм ихтыяҗлары турында белде, тизрәк терелүен теләде.