Туган тел - һәркем өчен кадерле сүз. Туган тел аша без туган илнең якынлыгын да тоябыз. Бу дата уңаеннан "Җәлил гимназиясе"ндә "Туган телеңне беләсеңме?" дигән виктринасы узды. Укучылар туган телләрендә табышмаклар чиштеләр, сүзләрдән мәкальләр төзеп, белемнәрен тулыландырдылар. Әйдәгез, туган телләребезне саклап калыйк, чөнки туган телебез милләт тормышында иң мөһим урыннарның берсен алып тора.