Сарман районында Ватанны саклаучыларны котладылар

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Районның үзәк ял паркында Ватанны саклаучылар көненә, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган тантаналы чара узды. Катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Хәмбәл улы Һадиуллин котладылар. «Сугышчан туганлык» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Вәдүт улы Юнысов якташлары-махсус хәрби операциядә катнашучылар исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булганнарны һәм тыныч халыкны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга чәчәкләр һәм веноклар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International